Мы в социальных сетях

Шәһәр үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмзә Шәрипов җитәкчелегендәге «Тамга» рәссамнар иҗат төркеменең күргәзмәсе эшли. Барлык эшләр дә «этник авангард» юнәлеше буенча төрле техникаларда тәкъдим ителгән.

Шулай ук китапханәнең кече картиналар галереясы профессиональ һәм яңа эш башлаучы рәссамнарның эшләрен тәкъдим итә. Алар ял көннәрендә Үзәк китапханәдә узган «Йөрәгем белән Туган ягым рәсеме ясыйбыз» арт-киңлегендә оештырылды. Өч сәгать дәвамында осталар ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган картиналар язды.


Чәршәмбе, 19 февраль 2020, 10:08