Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда шәһәр Советының йомгаклау утырышы уза. Чарада Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм шәһәр Советы депутатлары, предприятие җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Яр Чаллының 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында доклад белән шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, җәлеп ителгән инвестицияләр күләме шәһәр икътисады торышын характерлый. Соңгы биш ел эчендә тулай территориаль продуктта инвестицияләр өлеше арту динамикасы күзәтелә. Ул 29% тәшкил итәчәк һәм бәяләү буенча инвестицияләр 63 млрд сумга җитәчәк.

Наил Мәһдиев шәһәрнең инде дүрт ел социаль-икътисади үсеш территориясе статусына ия булуын билгеләп үтте: «Уңай нәтиҗәләр бар. ТОСЭР резидентлары барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салымнарны преференцияләр алганга караганда өч тапкыр күбрәк күчергән. Алар шәһәр икътисадына 15 млрд 600 млн сум инвестиция керткән, 5 мең 600 яңа эш урыны булдырган. Шәһәр бюджетына 137 млн сум күләмендә салым керде", - диде мэр.

Тулай территориаль продуктта эшмәкәрлек секторы 37,2% ны били һәм шәһәр бюджетының 34% ын формалаштыра. 

"Икътисадның бер тренды булып цифрлаштыру тора. Эшмәкәрләрнең эшлекле активлыгын яхшыртуга ярдәм итә торган яңа электрон сервислар барлыкка килә», - дип ассызылклады шәһәр башлыгы һәм республикада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча зур эш алып барылуын да өстәде. Республика Президенты ярдәме белән шәһәрдә яңа күп функцияле үзәк барлыкка килде.

Чәршәмбе, 19 февраль 2020, 17:40