Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллының балалар һәм яшьләр иҗаты Сарае территориясендә шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары күргәзмәсе оештырылды. Биредә «Яр Чаллы» ТОСЭР резиденты - «Русак» компаниясе карда һәм сазда йөри торган машина презентацияләде. Компания махсус операция хезмәтләре өчен вездеходлар җитештерә һәм оборона Министрлыгы, Росгвардия белән хезмәттәшлек итә.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә заманча техниканы Чаллы табиблары да күрсәтте. Алар күчмә маммография һәм флюорография кабинетлары эше турында сөйләделәр.

«Маммография» күчмә медицина комплексында ел саен 10 меңгә якын хатын-кыз тикшерену уза. Автомобильне шәһәргә 2012 елда "Сәламәтлек" милли проекты кысаларында тапшырылган. Әйтик, узган ел күчмә маммограф ярдәмендә 35 яман шеш диагнозы куелган.

Күргәзмәдә ашыгыч медицина ярдәме станциясе автопаркында барлыкка килгән Ford автомобильләре дә бар иде. Билгеләп үтик, 2019 елның декабрендә 28 автомобильне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

«КАМАЗ» ГАҖ берничә йөк автомобиле тәкъдим итте, шул исәптән – КАМАЗ-54901 К5 буын магистраль йөк автомобиле. Йөкне серияле җитештерү бу елның мартында башланачак.

Күргәзмәдә махсус техниканы шулай ук Чаллының «Кориб», «РИАТ», «Ремдизель», «ПАД», «ТРАК ПЛЭНЕТ», «Коммерция йөк машиналары» предприятиеләре тәкъдим итте.

Күргәзмә шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае холлында да оештырылган иде. Биредә ТАССРның 100 еллыгына, Яр Чаллы тарихына һәм «КАМАЗ» Кама автомобиль заводы төзелешенә багышланган зур стенд ясалган иде.

«Воплощение» компаниясе инновацион бишкүчәрле 3D-принтер җитештерә. 

«ЗаряД»заводы үз продукциясен тәкъдим итте. Чаллы предприятиесе хоккей кәшәкәләрен профессионаллар өчен дә, һәвәскәрләр өчен дә чыгара.

Үз казанышларын шәһәрнең мәгариф учреждениеләре һәм иҗтимагый оешмалары тәкъдим итте. "Могҗиза-балалар" үзәге үз эшенең нәтиҗәләре белән уртаклашты. Ел саен анда мөмкинлекләре чикле мең бала тернәкләндерү уза. Үзәкнең планнарында - аларның санын арттыру һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен профориентация оештыру, шулай ук инвалидлыгы булган өлкән яшьтәге кешеләргә паллиатив ярдәм күрсәтү.

Чәршәмбе, 19 февраль 2020, 16:00