Мы в социальных сетях

Шәһәр Советы сессиясенең 37 утырышында Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин чаллылыларга дәүләт бүләкләре тапшырды. "Россия Федерациясенең Атказанган машина төзүчесе" исеме КАМАЗ ГАҖ пресс-рама заводында бишенче разрядлы штамповщик булып эшләүче Татьяна Елесинага, КАМАЗ ГАҖ двигательләр заводында контроль-үлчәү приборларын һәм автоматикаларын көйләүче Виталий Шубинга бирелде.

Республиканың төзелеш тармагын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены медале белән  «Камгэсэнергострой» ГАҖ төзелеш буенча директор урынбасары Сергей Ямашев бүләкләнде.

Эшкәртү сәнәгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Яр Чаллы картон-кәгазь комбинаты генераль директоры Андрей Фомичев бүләкләнде.

Җиде бала анасы Елена Майдибор «Ана даны – Материнская слава» медаленә ия булды. Дәүләт бүләгенә ул балаларны тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда күрсәткән хезмәтләре өчен лаек булды.

«Энергетик» мәдәният йорты артист-вокалисты Федор Кузнецов музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табибы Миннур Гайфетдиновага «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелде.

Массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш керткән һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен "ИнтерТелеКом" ЖЧЖ генераль директоры Габделхак Батюшковка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте белдерелде.

Чәршәмбе, 19 февраль 2020, 17:52