Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре республика икътисадына зур өлеш кертә. Күпчелек күрсәткечләр буенча уңай динамика күзәтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин Шәһәр Советының йомгаклау утырышында хәбәр итте.

Шулай итеп, шәһәр торак төзелеше буенча икенче урында тора, тулай территориаль продукт күләме буенча өченче урында, үз җитештергән товарны төяп җибәрү күләме буенча дүртенче урында тора: "Бүген Чаллы – үсеш алган социаль һәм шәһәр инфраструктурасы булган автомобиль төзелеше буенча эре сәнәгать үзәге", - дип билгеләп үтте ул.

Алексей Песошин соңгы елларда республикада җәмәгать киңлекләрен һәм шәһәр тирәлеге объектларын үстерү буенча җитди эш башкарылуын ассызыклады: «әлеге эшне логик дәвам итү сыйфатында безнең республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан яңа масштаблы». «Безнең ишегалды» программасы турында карар кабул ителде. Шул исәптән Чаллыда 205 ишегалды төзекләндереләчәк. Сезнең шәһәрнең торак комплекслары, ишегаллары территорияләре үз үзенчәлекләренә, зур мәйданнарына ия, заманча шәһәр төзелеше таләпләрен һәм гражданнарның теләкләрен исәпкә алып, эшләрне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга кирәк".

Премьер-министр сәламәтлек саклау темасын да читләтеп узмады. Шәһәр сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча 10-11 урында тора. Мәҗбүри медицина иминияте Фонды мәгълүматларына караганда, чаллылыларның медицина ярдәме сыйфаты белән канәгатьлеге  79,8% тәшкил итә: "Сәламәтлек саклауда кадрлар кытлыгы проблемасы Яр Чаллыга да хас. Табибларның гомуми саныннан 27% - пенсия яшендәге кешеләр. Аерым учреждениеләрдә, бигрәк тә беренчел звенода эшне оештыру гражданнарның аерым шелтәләрен уята", - дип ссызклады ясады Алексей Песошин.

"Россия президенты яңа уку елы башыннан барлык башлангыч сыйныф укучыларын да бушлай кайнар ризык белән тәэмин итәргә кушты. Бу эшне оештыруга карата төп таләпләр: санитар нормаларны төгәл үтәү, сәламәт туклануны тәэмин итү, аның баланслылыгын тәэмин итү, персоналның җаваплылыгын арттыру, сатып алулар вакытында явыз ният белән куллануга юл куймау. Мәгариф өлкәсендә дә җирле үзидарә органнарына балаларны тукландыруны оештыру өчен җаваплылык йөкләнгән", - дип сөйләде Алексей Песошин.

Чәршәмбе, 19 февраль 2020, 18:24