Мы в социальных сетях

«Чишмә» халыклар дуслыгы йортында ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш»республика фестиваленең сайлап алу концерты булды. Фестиваль ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.

Иҗади чара түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: соло җырлау, вокаль ансамбль, вокаль-инструменталь ансамбль, инструменталь ансамбль, хор коллективлары, фольклор коллективлары, поэзия, нәфис уку, хореография, оригиналь жанр.

"Чишмә" Балалар иҗат үзәгеннән фестивальдә "Ретро" хореография ансамбле, "Чекес" чуаш халык ансамбле, татар ансамбле "Жәухар", "Умырзая " ветераннар хоры, "Моро" мордва халык ансамбле, "Дивоцвит" украин халык ансамбле, "Марий Сем" мари халык ансамбле, "Горләвек" башкорт ансамбле катнашты.

Фестивальне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе ачык акционерлык җәмгыяте ярдәмендә Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасының республика советы оештыра.

Пәнҗешәмбе, 20 февраль 2020, 11:21