Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы мәгариф министры Рафис Борһанов Яр Чаллыда яшәүче сугыш ветераны Әхәт Саин улы Борһановка «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» медален тапшырды. Ул ветеранны якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады.

Әхәт Саин улы Борһанов 1924 елның 12 сентябрендә ТАССРның Әлки районы Карамалы авылында туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. 1942 елның августында фронтка алына. Орловск-Курск дугасында һәм башка хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан.

Аның ІІ дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Германияне җиңгән өчен» медале, Жуков медале, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре бар.

Пәнҗешәмбе, 20 февраль 2020, 11:57