Мы в социальных сетях

Шәһәрдә коронавирус белән авыру очраклары ачыкланмады. Шәһәрнең дәвалау-профилактика оешмаларында коронавирус инфекциясенә юл куймау буенча чаралар Роспотребнадзор күрсәтмәләре нигезендә билгеләнгән срокларда үткәрелә. Бу хакта журналистларга пресс-конференциядә сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев сөйләде.

"Кытай Халык Республикасыннан Яр Чаллы шәһәре территориясенә килгән барлык затлар 14 көн дәвамында  көн саен медицина күзәтүе астында торалар. Маршрутлаштыру тәртибе нигезендә, коронавирус йогышына шикләнгән затларны ачыклау очрагында, аларны махсус җиһазландырылган ашыгыч ярдәм машиналарында, алга таба медицина ярдәме күрсәтү өчен, йогышлы авырулар хастаханәсенә илтү каралган», – диде ул.

Шулай ук ОРВИ, грипп һәм коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатыннан шәһәрнең дәвалау-профилактика оешмаларында халык белән аңлату эшләре алып барыла. Чаллылылар өчен тарату материаллары каралган, аларда инфекциянең таралуын булдырмау чаралары турында хәбәр ителә. Таттехмедфарм мәгълүматларына караганда, шәһәрнең дәүләт даруханәләрендә битлекләр бар, беткән очракта алар складлардан китерелә.

Роспотребнадзорның Чаллы шәһәре буенча территориаль бүлеге белгеч-эксперты Эльвира Хәйретдинова бүгенге көндә шәһәр территориясендә Кытай Халык Республикасыннан 10 граждан булуы турында сөйләде: "алар артыннан беркетелгән районнар буенча поликлиникаларда күзәтүләр алып барыла», – дип билгеләде ул. Шул ук вакытта өч кеше өчен медицина күзәтүе тәмамланды – алар сәламәт".

Пәнҗешәмбе, 20 февраль 2020, 14:08