Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Надежда Филипповна Мищенкога 95 яшь тулды.

Надежда Филипповна Кыргызстан ССРның Фрунзе шәһәрендә туа. Сугыш елларында күн фабрикасында тегүче булып эшли. 1949 елда хәрби очучыга кияүгә чыга һәм Ленинград хәрби округына китә. 1995 елда Яр Чаллыга күчеп килә.

Надежда Филипповна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Германияне җиңгән өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды.

Пәнҗешәмбе, 20 февраль 2020, 14:28