Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы ана капиталы программасын киңәйтү турында закон кабул итте. Әлеге яңа закон ярдәмендә ана капиталы беренче балага биреләчәк, икенче бала туганда түләү 150 мең сумга артачак.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага аңлатма бирде:«Бүген без мөһим, тарихи закон кабул иттек, аның новеллалары президент тарафыннан 15 гыйнварда Федераль Җыен Юлламасында яңгыратылды. Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасының инициаторы - Владимир Владимирович. Бу дәүләт тарафыннан балалы гаиләләргә нәтиҗәле ярдәм күрсәтү буенча мөһим адым. Бу еллар эчендә ана капиталы берничә тапкыр индексацияләнде, ә бүген без түләүләрне арттырып кына калмыйча, программаның гамәлдә булуын да киңәйтәбез. Бу-беренче бала тууга бәйле түләүләр, сертификатны рәсмиләштерү процессын автоматлаштыру, гаиләләрне белешмәләр һәм чиратлардан азат итү, гаилә капиталын билгеләү турында Карар кабул итү срокларын кыскарту. Хәзер бу акчалардан баланы әнисез тәрбияләүче әтиләр дә файдалана алачак".

2020 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы беренче баласы туган яки уллыкка бала алган гаиләләргә түләнәчәк, алар 466,6 мең сум акча алачак. Гаиләдә икенче, өченче бала туган яки уллыкка бала алган очракта компенсациянең күләме 616,6 мең сум тәшкил итәчәк.

Закон нигезендә ана капиталы программасы 2026 елга кадәр озайтыла.

Пәнҗешәмбе, 20 февраль 2020, 16:47