Мы в социальных сетях

Үзәк шәһәр китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Халыкара туган тел көненә багышланган «Многоликие Челны» VI төбәк милли мәдәниятләре һәм әдәбиятлары китапханә фестивале узды.

Фестивальдә Яр Чаллы шәһәре территориясендә яшәүче төрле милләт вәкилләре катнашты. Биредә "Әдәби кунакханә", "Останың алтын куллары", "борынгы гореф-гадәт", "Кама буе халыклары энҗесе" һәм "Гасырлар мирасы " кебек кызыклы мәйданчыклар эшләде. Чараның һәр бүлеге тематик китап күргәзмәләре белән үрелеп барды.

Мастер-класста катнашучылар " Чулман бизәкләре" төркеме җитәкчесе Эльза Низаметдинова белән бергә резьбаның төп алымнары белән таныштылар һәм останың скульптура эшен күрделәр. "Милли курчак" воркшобында кул эшләре осталары халык курчагын булдыру традицияләре турында сөйләделәр. Биредә шулай ук халык һөнәрләре һәм кәсепләре турында "Дуслык күпере " дигән китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.

Пәнҗешәмбе, 20 февраль 2020, 16:50