Мы в социальных сетях

Шәһәрнең тарихи-туган якны өйрәнү музеенда «Сугыш кайтавазы һәм йөрәк хәтере» күргәзмә проекты ачылды. Сәламләү сүзе белән шәһәр муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов чыгыш ясады.

Дәһшәтле сугыш еллары турында Бөек Ватан сугышы ветераны Мөфтах Әнсән Улы Нуртдинов сөйләде.

Күргәзмәдә Совет һәм немец солдатларының сугыш формасы, эзләү эшләре вакытында табылган корал, техника, предметлар тәкъдим ителгән. Экспонатлар «Ватан өчен» хәрби-тарихи клубы тарафыннан тәкъдим ителгән, әлеге уникаль коллекция бөтен Россиядән җыелган.

Кунаклар өчен экскурсияне «Ватан өчен» хәрби-тарихи клубы җитәкчесе Ренат Нуртдинов үткәрде. Күргәзмәнең генераль иганәчесе - «Татпроф» АҖ. Күргәзмә 15 апрельгә кадәр тарихи-туган якны өйрәнү музееның күргәзмәләр залында эшләячәк.

Җомга, 21 февраль 2020, 09:34