Яр Чаллыда «Безгә хәтер ышанып тапшырылган» дигән декоратив-гамәли иҗат конкурс-күргәзмәсе узачак. Иҗади чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.
Конкурста 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары, шулай ук 30 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала.
Эшләр 20 февральдән 27 мартка кадәр кабул ителә. 17 апрельдә 13:00 сәгатьтә «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында нәтиҗәләр ясау һәм иң яхшы иҗат эшләре күргәзмәсе узачак.
Тулырак мәгълүмат «Подросток» яшүсмерләр-яшьләр клублары үзәге сайтында һәм ВКонтакте төркемендә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 25 февраль 2020, 08:55