Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиевкә Минск автомобиль заводы җитештергән яңа МАЗ-206086 автобусын тәкъдим иттеләр. Шәһәр башлыгы белән бергә аз хәрәкәтләнүче халык төркемен йөртү мөмкинлекләре булган автобусны Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илья Зуев һәм "Пассажирлар ташу" ҖЧҖ генераль директоры Николай Тятюшкин да карады. Түбән идәнле автобус берьюлы 72 пассажирны йөртә алачак, анда утыргычлар саны 25. Инвалидлар һәм балалар коляскалары өчен уңайлы һәм иркен мәйданчык бар. Махсус пандус мөмкинлекләре чикләнгән һәм балалар өчен уңайлы керү һәм чыгу мөмкинлеген тәэмин итә. Транспорт экологик чиста газ-мотор ягулыгында эшли. Автобус Евро-5 стандартына туры килә. МАЗның әлеге классификациясе Mерсedes-Benz двигательләре һәм автоматик тапшыру тартмасы белән җиһазландырылган, кондиционеры бар, ә кышкы вакытта дүрт җылыткыч салон кулланыла. Транспорт автоматик янгын сүндерү системасы, караңгы пыялалар белән җиһазландырылган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый автобуслар Казанда, Санкт-Петербургта, Ярославльдә, Түбән Новгородта, Самарада һәм башка шәһәрләрдә кулланыла инде.

Автобус киләсе атнадан 26 нчы маршрут буенча тест режимында йөри башлаячак.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев автобус салонын шәхсән үзе тикшерде. Вандалларга каршы креслолар, махсус ныклы өслекле идән озак вакыт эксплуатацияләүгә мөммкинлек бирәчәк. "Яхшы автобус", - дип билгеләп үтте Яр Чаллы шәһәре башлыгы. 

Тесттан соң түбән идәнле автобусның әлеге моделе Яр Чаллы җәмәгать транспорты системасында кулланылырмы-юкмы дигән карар кабул ителәчәк.

Җомга, 21 февраль 2020, 19:03