Мы в социальных сетях

Чаллылылар "Җиңүгә тигезләнү" халыкара яшь патриотлар слетында катнашты. Пермь краеның Усть-Качка авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Слетта Россия Федерациясенең 20 субъектыннан, якын һәм ерак чит илләрдән командалар катнашты. Чакырылган командаларның гомуми саны – 40, бу 700гә якын кешене тәшкил итте.

Яр Чаллыдан команданы 82 кадет мәктәбеннән һәм ТИСБИ идарә университетыннан биш кеше тәкъдим итте. Беренче көнне делегацияләр очрашуы, теркәлү, слетта катнашучыларны урнаштыру, командаларның иҗади презентациясе (визит карточкаларын күрсәтү) булды. Чаллылылар Казаннан килгән команда составында чыгыш ясады – 12,5 чакрымга марш-бросоклар оештырылды, палаткалар шәһәрчеге төзелде һәм мастер-класслар узды. Балалар өчен кышкы урман шартларында янгын һәм тактик әзерлек, радиацион, химик һәм биологик саклау, медицина, янгын эше, хәрби топография һәм башка бик күп дисциплиналар буенча гамәли дәресләр үтте.

Слетны тантаналы ябу җиңүчеләрне бүләкләү белән узды. Татарстан Республикасы командасы гомумкоманда зачетында 2 нче урынны алды.

Җомга, 21 февраль 2020, 16:07