Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы депутатлары шәһәр Советының XXXVII утырышы көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча фикер алышуны төгәлләделәр. Шулай итеп, алар шәһәр бюджетына кертелгән үзгәрешләрне расладылар.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, Финанс идарәсе башлыгы Ирина Сәгыйдуллина, Татарстан Республикасы президенты белән килешү нигезендә, 2019 елда 131 млн 233 мең 613 сум күләмендә файдаланылмаган максатчан чараларның калдыклары агымдагы финанс елы ихтыяҗларына юнәлдереләчәк, дип аңлатты. Аерым алганда, 42 нче мәктәпне карап тотуга – 56 млн 145 мең 746 сум; балалар һәм яшьләрнең ялын оештыруга – 3 млн 894 мең 330 сум; җәйге чорда балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру өчен 8 млн 393 мең 536 сум һәм башка максатларга.

Нәтиҗәдә, 2020 елга бюджетның түбәндәге параметрлары расланды: керемнәр буенча – 9 млрд 321 млн 917 мең 490 сум; чыгымнар буенча – 9 млрд 477 млн 938 мең 895 сум.

Моннан тыш, депутатлар Шәһәр Советының 2015 елның 22 октябрендәге 2/11 номерлы «физик затлар милкенә салым турында» карарына һәм Шәһәр Советының 2016 елның 9 ноябрендәге 11/6 номерлы «җир салымы турында» карарына кертелә торган үзгәрешләрне хуплады.

Депутатлар Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илья Зуевның «2019 елда Яр Чаллы шәһәренең социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре турында»гы докладын һәм Чаллы Контроль-хисап палатасы рәисе Татьяна Шливованың хисап докладын тыңламаска карар кылдылар, чөнки ике докладчы да депутатлар алдында Шәһәр Советының даими комиссияләренең уртак утырышында чыгыш ясадылар инде.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, 2019 ел Яр Чаллы өчен инвестицияләр җәлеп итү һәм объектлар төзү планында да уңышлы булды. "10 млрд сумга бюджет акчалары өстенә тагын 12 млрд сум җәлеп ителде. Асылда, ике шәһәр бюджеты көндәлек һәм перспективалы ихтыяҗларга файдаланды: объектлар, юллар төзелде. Шәһәр алга таба да үсәчәк. Башкарма комитет моның өчен барысын да эшли", - диде ул.

Шәһәр башлыгы шәһәр транспорты мәсьәләсен дә читләтеп узмады. "Якын арада зур сыйдырышлы автобуслар сатып алу башланачак. Без бу мәсьәләне хәл итәбез. Шулай ук шәһәр электротранспортын алга таба үстерү темасы да карала. Маршрут челтәрен үстерәчәкбез һәм Беляев проспекты буенча Чулманга "Метро" кибетенә кадәр, аннары Королев урамы буенча, Мәскәү проспектыннан тармакландырып беренче автоюлга чыгучы, яңа трамвай юлын төзиячәкбез. Трамвай челтәрен проектлауның 1 километры якынча 1 млн сумга төшә. Елның икенче яртысында бюджетның өстәмә керемнәреннән 15-16 млн сум бүлеп бирү һәм быел проект эшләрен башлау өчен Шәһәр Советына чыгачакбыз. Трамвайны алга таба да үстерәчәкбез. Бу – шәһәр пассажир транспортының перспективалы һәм куркынычсыз төрләренең берсе", - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Наил Мәһдиев шулай ук зур сыйдырышлы автобуслар проблемасы хәл ителәчәк, дип ышандырды: "Монда бернинди шик юк. Без бу мәсьәлә белән шөгыльләнәбез. Моношәһәрләрнең җәмәгать транспортын үстерү буенча программалары, федераль программаларда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проектында җәмәгать транспортын үстерү бар. Без зур сыйдырышлы алты маршрутка кече автобуслар килү ситуациясе белән килешмибез. Хәзер зур сыйдырышлы автобус модельләрен карыйбыз, алар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә, кечкенә балалары булган хатын-кызлар өчен дә уңайлы булачак. Без үз җитешсезлекләрне таныйбыз. Проблеманы хәл итәчәкбез".

Җомга, 21 февраль 2020, 16:56