Мы в социальных сетях

Хөрмәтле ветераннар, солдатлар һәм офицерлар! Хөрмәтле чаллылылар! Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! Быел 23 февральне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан билгеләп үтелә. Котлау сүзләрен, беренче чиратта, без фронтовикларга, концлагерь тоткыннарына, блокадалы Ленинградта яшәүчеләргә, тыл хезмәтчәннәренә – күпьеллык канкойгыч сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә кичергән, коточкыч ачлыкны, авыр югалтуларны кичергән һәркемгә юллыйбыз. Без яу кырыннан кайтмаучыларнын якты хәтере алдында баш иябез һәм бүгенге көндә исән булган ветераннарга хөрмәтебезне белдерәбез. Мәңгелек хәтер һәм дан аларга!

Әфганстанда, Чечняда һәм башка кайнар нокталарда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга тирән рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Безнең егетләр үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәделәр, кыюлык, батырлык күрсәттеләр. Аларның ихтыяры, рух ныклыгы һәм туган Ватанына тугрылыгы чаллылыларның үсеп килүче буынына чын патриотлык үрнәге булды. Без Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүче яшьләребез белән горурланабыз. Алар үз-үзләре, гаиләсе һәм Ватаннары өчен каршы торырга сәләтле ныклы һәм көчле чын ир-егетләр булалар.

Бу бәйрәм көнендә барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар, оптимизм һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим! Балаларыбыз һәм оныкларыбызның һәрвакыт баш очында тыныч күк йөзе булсын! Бәйрәм белән! Ватанны саклаучылар көне белән! Тирән ихтирам белән

Н. Г. Мәһдиев,

Яр Чаллы шәһәре мэры

Якшәмбе, 23 февраль 2020, 07:33