Мы в социальных сетях

Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннары Валентина Петровна Колынина һәм Анастасия Никитична Трунованы 90 яшьлек юбилее белән котлап бүләкләр тапшырды. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов, ТИҮ рәисләре Елизавета Глухова һәм Владимир Ртищев та кушылды.

Валентина Петровна Колынина Горький өлкәсенең Гари авылында туа, Бөек Ватан сугышы елларында туган авылында, сугыштан соң Чкаловск шәһәре һәм якын-тирә авыллар юлларын төзүдә катнаша. 2005 елда Яр Чаллыга килеп төпләнә. Валентина Петровна ике бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм алты оныкчыгы бар. 

 Анастасия Никитична Трунова Яңа Чишмә районының Черемухово Бистәсендә туа. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылында, сугыштан соң пенсиягә чыкканчыга кадәр колхозда төрле эшче булып хезмәт куя. 1987 елда Яр Чаллыга кайта. Анастасия Никитична өч бала тәрбияләп үстергән, биш оныгы һәм сигез оныкчыгы бар.

Валентина Петровна һәм Анастасия Никитична «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Шимбә, 22 февраль 2020, 13:03