Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген, Ватанны саклаучылар көнендә, Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхтәсим Фәрукшин 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов һәм Шәһәр Советы депутаты Юрий Голубев котлады. Ветеранга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» медале тапшырылды.

Мөхтәсим Фәрукшин 1925 елның 23 февралендә Татарстанның Азнакай районы Учәле авылында туа. 7 сыйныфны тәмамлый. Сугышка кадәр колхозда эшли, сабанчы була. Армиягә 1942 елның октябрендә алына һәм Бөгелмәдәге хәрби училищега җибәрелә. Аннары частькә Ленинград фронтының 2 нче удар армиясе составында алына. 1943 елдан 1945 елга кадәр фронтта була. 1944 елда Гатчина шәһәре астында барган сугышларда катнаша һәм полк разведка взводына җибәрелә. Станок пулеметларының Рядовой пулеметчысы Прибалтиканы азат итүдә катнаша( Эстония-Дага утравы), аннары Көнчыгыш Пруссияне азат итү өчен Сталинград шәһәренә җибәрелә. Сугыштан соң туган авылына кайта, ветеринария һәм ферма мөдире булып эшли. Комсомол юлламасы буенча Кемерово өлкәсенә «Капитальная» шахтасында Осинники шәһәренә күмер чыгарырга китә.

Бүләкләре: "I дәрәҗә Ватан сугышы" ордены, «III дәрәҗә Дан» ордены, күп кенә юбилей медальләре. Хезмәт батырлыгы өчен «Почет билгесе», «СССРның мактаулы шахтеры», «Коммунистик хезмәт ударнигы», «Хезмәт ветераны» орденнары белән бүләкләнгән.

Якшәмбе, 23 февраль 2020, 10:09