Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "мәңгелек ут"ка чәчәкләр салдылар. Тантаналы чара "Ватан-ана" мемориалы янында узды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ветераннар, предприятиеләр җитәкчеләре, студентлар катнашты.

"Без барлык Ватанны саклаучыларны тагын бер кат бәйрәм белән котларга, азатлык, бәйсезлек һәм имин тормыш өчен гомерләрен биргән барлык кешеләрне искә алырга җыелдык. 23 февраль быел илебезнең күпмилләтле халкы өчен үзенчәлекле дата, ул 20 нче гасырның иң канкойгыч сугышында  Җиңүенең 75 еллыгы уңаеннан үткәрелә. Бу бәйрәм көнендә мин сезнең белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, фашист концлагерьлары тоткыннарына, үз җилкәләрендә бөтен михнәтне татыган, үзләренең батырлыклары, ныклы ихтыяр көче белән 1945 елда илебезгә көтеп алынган Җиңүне китергән кешеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Алар безнең игътибарга, ихтирамга, искә алуга лаек", - диде Наил Мәһдиев.

Ветераннарга рәхмәт сүзләре белән Советлар Союзы Герое И. Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбе укучысы Игорь Коробов чыгыш ясады. 

Якшәмбе, 23 февраль 2020, 10:37