Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Салават Кубогы-2020»на кышкы трек автомобиль узышларының тантаналы ачылышы узды. Тантанада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдинов катнашты.

«Бу безнең шәһәр өчен үзенчәлекле спорт бәйрәме. Ел үзенчәлекле-гүзәл, күпмилләтле, тату Татарстан Республикасының 100 еллыгы, халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 75 ел һәм Яр Чаллының шәһәр статусы алуына 90 ел. Безнең шәһәргә килгән спортчыларга, иң төп оештыручыга - Салават Зәки улына зур рәхмәт. Хөрмәтле чаллылылар, сезнең барыгызга да автомобиль спортына тугрылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Безнең шәһәр автомобильле. Безнең шәһәр спортлы. Без мондый мавыктыргыч ярышларны яратабыз һәм мин бүген өлкәннәргә дә, балаларга да күтәренке кәеф белән матур көрәш карауларын теләр идем. Иң көчлеләр җиңсен!», - диде шәһәр башлыгы.

Ярышлар инде 24 нче тапкыр уза. Спорт фестивале кысаларында «1400» һәм «1600» классларында треклы боз ярышлары буенча Татарстан Республикасы чемпионаты үтә. "Салават Кубогы"на 20ләп катнашучы гариза биргән.

Узыш җитәкчесе Александр Сотников сүзләренә караганда, һава шартлары үткәрелгән ярышларга тулысынча туры килә: "Бүген һава торышы безнең бәйрәмгә искиткеч бүләк ясады – салкынча, җилле. Безнең ярышлар өчен шартлар искиткеч. Чиста боз бар, тизлек булачак. Тамашачыларга да салкын түгел. Бүген барысы да ләззәт алырга тиеш".

 "Салават Кубогы" - Россиядә автоспорт буенча бердәнбер хәйрия ярышы. Җыелган акчаларны авыр тормыш хәлендә калган балаларга тапшыралар.

Якшәмбе, 23 февраль 2020, 15:32