Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының эшләүче яшьләре арасында вак калибрлы винтовкадан ату буенча турнир узды. Ярышлар XIX Спартакиада кысаларында үткәрелде.

Беренчелектә «Ремдизель» АҖ, «ПФР Яр Чаллы шәһәрендәге идарәсе» ДУ (районара), «Челны - Бройлер», «ПЭК», «Татэнерго» ААҖ филиалы, Чаллы ТЭЦ, «РУ-Инжиниринг» ФҖП, «ДОМКОР», «Домкор Строй»«Домкор индустрия», «Заман» яшьләр үзәге, Фәнни-техник үзәк, пресс-рама заводы, КАМАЗ ААҖ двигательләр заводы, «РИАТ», «Бегиш аэропорты», «Хайер фридж рус» предприятиеләренең 23 яшь хезмәткәрләре командасы катнашты.

Турнир нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүче – Яр Чаллы шәһәре РПФ идарәсе (районара), икенче урында - «Идел буе экологик компаниясе» командасы, өченче урында – «Челны Бройлер» командасы.

Сишәмбе, 25 февраль 2020, 09:35