Мы в социальных сетях

«Безнең Татарстан» форумы яшьләр өчен ел саен үткәрелә торган төп мәйданчык булып тора, анда һәр яшь кеше һәм команда, үз идеясен яки проектын тәкъдим итә һәм яклый, тормышка ашыру өчен фикердәшләр таба, иҗтимагый һәм дәүләт ярдәмен ала алалар.

Яшьләрнең иң яхшы проектлары һәм идеяләре форумның Татарстан җитәкчелеге катнашында узган финал күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк, шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан алга таба озата бару һәм аларга ярдәм итү өчен яшьләр проектлары реестрына кертеләчәк. Шулай ук ул «іВолга», «Территория смыслов», «Таврида» һ.б. федераль форумнарда катнашу өчен Татарстан Республикасыннан иң яхшы проектларны сайлап алу буенча төп мәйданчык булып тора.

Форумда 14-30 яшьлек проектлар һәм идеяләр авторлары, «Яшь галимнәр» категориясенә караган 35 яшькә кадәр затлар катнаша ала.

Форумның гариза бирү кампаниясе кысаларында проект эшчәнлегенә яшьләрне җәлеп итү, проект менеджменты буенча белемнәр алмашу, шәхси компетенцияләрне һәм һөнәри күнекмәләрне үстерү, шулай ук эксперт ярдәме алу өчен бушлай белем бирү программасы оештырылачак. Белем бирү программасы 14тән алып 30кә кадәр булган яшьләргә проект менеджменты нигезләрен өйрәтүгә, алга таба «Безнең Татарстан» форумына гариза бирү өчен, шулай ук округ һәм федераль форумнарга юнәлдерелгән.

Белем бирү программасы Татарстан Республикасының биш районында республиканың яшьләр үзәкләре базасында 2020 елның 25-29 февралендә узачак. 29 февраль көнне лекторий «Нур» яшьләр үзәгендә 17: 00 сәгатьтә үтәчәк. Экспертлар команданы ничек формалаштырырга, проект бюджетын планлаштырырга, барлык куркынычларны исәпкә алырга һәм проектны тормышка ашыруның һәр этабын ничек эшләргә кирәклеге турында сөйләячәкләр.

Теркәлү түбәндәге сылтама буенча үткәрелә: https://clck.ru/MHJiM оештыру комитетының контакт телефоны: +79872715181.

Сишәмбе, 25 февраль 2020, 11:20