Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында шәһәр укучылар Советы тарафыннан 15 нче балалар иҗаты йорты һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән «Сугыш юллары буйлап» акциясе үткәрелә.

Акция кысаларында шәһәрнең белем бирү учреждениеләрендә Бөек Ватан сугышы турында видеороликлар күрсәтелә. Кайбер мәктәпләрдә роликлар даими нигездә трансляцияләнә, башка видеофильмнар укучыларга класс сәгатьләрендә һәм батырлык сәгатьләрендә тәкъдим ителә. Акция октябрь аенда башланды һәм май аена кадәр дәвам итәчәк.

Сишәмбе, 25 февраль 2020, 11:33