Мы в социальных сетях

 «Нур» яшьләр үзәге #ПобеднаяЭстафета75 онлайн эстафетасын башлап җибәрә. Чара Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана. Эстафетаның максаты – социаль челтәрләрдә патриотизм темасын популярлаштыру, чарада катнашучылар яздырган күпсанлы видеороликлар урнаштыру. Эстафетада катнашу өчен видео төшерергә, анда катнашучы яки команда патриотик юнәлештәге әсәрләр (шигырьләр, җырлар) башкарырга тиеш (Җиңү, Ватан, батырлык турында). Видеоның озынлыгы 60 секундтан да артык булмау зарур. Видеоны Instagram социаль челтәрләрендә яки #Победная Эстафета75 хэштегы белән Вконтактеда урнаштырырга кирәк. 

 Моннан тыш, видеода яки видео астындагы текста автордан эстафетаны кемгә тапшырылуын күрсәтү сорала (үз белем бирү учреждениеләрендә төркемнәргә, сыйныфларга, студентларга, мәктәп укучыларына, хезмәттәшләренә яки конкрет шәхесләргә).

Эстафета 2020 елның 24 февралендә старт алды, бәйрәм датасына 75 көн кала. Теләгән һәркем әлеге эстафетада катнаша ала, барлык бастырылган видеоны #ПобеднаяЭстафета75 хэштегы буенча карап булачак.

Сишәмбе, 25 февраль 2020, 16:51