Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Бөек Ватан сугышы ветераны Зәйнәп Хәмид кызы Фәрхетдиновага 90 яшь тулды. Зәйнәб Хәмид кызы ТАССРның Апас районы Чирәй авылында крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч мәктәпнең 3 сыйныфын тәмамлый. Сугыш башыннан алып лаеклы ялга чыкканчы туган авылы колхозында эшли.1950 елда кияүгә чыга, ике бала тәрбияләп үстерә. 2008 елда Яр Чаллыга күчеп килә. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Россия президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады. Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев һәм Шәһәр Советы депутаты Олег Ершов исеменнән ветеранга азык-төлек пакетлары тапшырдылар.

Сишәмбе, 25 февраль 2020, 14:07