Мы в социальных сетях

Pulsar Venture Capital акселерациясенең бишенче халыкара программасы катнашу буенча гаризалар кабул итә. Программа стартапларга халыкара базарга чыгарга һәм инвестицияләр алырга ярдәм итәчәк.

Акселерация Татарстан Республикасында һәм Ирландиядә ике атна интенсивыннан тора. Сайлап алынган проектлар базар менторлары һәм экспертлары белән индивидуаль эшләнгән программа буенча эш алып барачак, ә эш нәтиҗәләре буенча продуктны халыкара базарга чыгаруга 3 млн сумга кадәр акча алачак.

Оештыручылар IT, сәнәгать интернеты, яңа приборлар һәм аппарат комплекслары өлкәсендә глобаль базарга чыгу мөмкинлеге булган стартапларны чакыра. Сайлап алынган 50 стартап Россия-венчур форумында алдынгы инвесторлар алдында проектларны тәкъдир итәчәк, ә питч-сессия нәтиҗәләре буенча экспертлар халыкара акселерация программасында катнашу өчен 10 компанияне сайлап алачак.

Гаризаны 2020 елның 6 мартына кадәр (23:59) тутырырга кирәк, акселерация программасын Pulsar Venture Capital сылтамасы буенча узарга мөмкин: http://accelerator.pulsar.vc/

Сишәмбе, 25 февраль 2020, 16:23