Мы в социальных сетях

 Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Госман Әхмәд улы Сәлахов 95 яшьлек юбилеен һәм Мария Александровна Сумина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 

Госман Әхмәд улы ТАССРның Мөслим районы Митрәй авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. 1943 елның 9 гыйнварында Совет Армиясе сафларына алына, Белоруссия фронтында хезмәт итә. Сугыштан соң тракторчылар әзерләү курсларына укырга керә. 1952 елда Яр Чаллы Механикалаштыру училищесына эшкә урнаша һәм 25 ел дәвамында авыл хуҗалыгының булачак механизаторларын укыта. Лаеклы ялга Госман Әхмәд улы "ПОПАТ" предприятиесеннән 15 ел слесарь булып эшләп китә. Бүген Госман Әхмәд улы актив тормыш рәвеше алып бара, көн саен җәяү йөри, бакчада эшли, күп укый, шәһәр һәм республика тормышы белән кызыксына. Госман Әхмәд улы «I дәрәҗә Ватан сугышы» ордены, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы» юбилей медале белән бүләкләнгән.

Мария Александровна ТАССРның Питрәч районы Дүртөйле авылында туа. Урта мәктәпнең 10 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхоз эшендә актив ярдәм итә. 1949 елда кияүгә чыга. 1971 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Мария Александровна "Гидрострой" предприятиесендә баш хисапчы булып эшли. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, өч оныгы һәм алты оныкчыгы бар.

РФ президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов тапшырдылар.

Сишәмбе, 25 февраль 2020, 16:48