Мы в социальных сетях

ТАССРның Чирмешән районы Лашман авылында туган Мөзәянә Төхвәт кызы Хәйруллинага 95 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында ул Тәтеш районы авылларында эшли, 1943 елда окоп казырга җибәрәләр. Сугыштан соң Мөзәянә Төхвәт кызы туган авылына кайта һәм лаеклы ялга чыкканчы сыер савучы булып эшли. 1967 елда кияүгә чыга. 1987 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Мөзәянә Төхвәт кызы алты бала тәрбияләп үстергән, 13 оныгы һәм ике оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Зәй районының Кәрәкәс авылында туган Мәсгүт Нуриәхмәт улы Нуриәхмәтовка 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында Мәсгүт Нуриәхмәт улы туган авылы колхозында эшли. Сугыштан соң Казан университетын тәмамлый, туган авылына кайта һәм пенсиягә кадәр укытучы булып эшли. 1987 елда Яр Чаллыга кайта. Мәсгүт Нуриәхмәт улы өч бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы һәм ике оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән. Юбилярларга Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлау хатлары тапшырылды. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Илнур Исмәгыйлев, шулай ук ТИҮ рәисләре дә кушылды.

Чәршәмбе, 26 февраль 2020, 08:23