Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллылылар Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы үткәрә торган «Россия сәүдәсе» конкурсына гариза бирә алалар. Конкурсның төп бурычы – Россиядә алдынгы тармак тәҗрибәсен һәм иң яхшы сәүдә тәҗрибәсен ачыклау һәм популярлаштыру. Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләрдә ачыкланачак: «Иң яхшы сәүдә шәһәре», «Иң яхшы сәүдә урамы», «Иң яхшы стационар булмаган сәүдә объекты», «Иң яхшы ваклап сату базары», «Иң яхшы мобиль сәүдә объекты», «Иң яхшы кибет», «Иң яхшы фаст-фуд объекты», «Иң яхшы күпләп сату базары», «Иң яхшы җирле товар җитештерүче фирма челтәре».

Конкурста катнашу өчен 10 апрельгә кадәр  торговляроссии.рф. сайтында гариза калдырырга кирәк. Җиңүчеләрнең исемнәре 30 апрельгә кадәр игълан ителәчәк.

Сишәмбе, 17 март 2020, 09:18