Мы в социальных сетях

 «Заман» яшьләр үзәгендә Петр I тууына 350 ел тулуга багышланган «Петр реформалары вакыты» дигән интеллектуаль уен узды. Чарада 77 нче гимназиянең 8-10 сыйныф укучылары катнашты.

 Уен барышында 1695-1696 елларда Азов походлары; 1697 – 1698 елларда Петр Iнең Көнбатыш Европага сәяхәтләре; 1700-1721 елларда Швеция белән Төньяк сугыш.

Барлык турлар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урынга «Преображенцы» дип исемләнгән унынчы сыйныф укучылары командасы лаек булды.  2 урында унынчы сыйныф укучыларыннан торган «Семеновцы» командасы, 3 урынны «Две семерочки» дигән сигезенче сыйныф укучылары командасы алды. Барлык командалар да дипломнар белән бүләкләнде.

Чәршәмбе, 26 февраль 2020, 11:50