Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Чаллылылар пенсия белән тәэмин итү, җир кишәрлекләрен кадастр исәбенә алу, шулай ук иминият компаниясенең үз йөкләмәләрен үтәүгә бәйле сораулар белән мөрәҗәгать итте. Шәһәр халкыннан килгән барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды. Николай Атласовның гражданнарны кабул итүе айның соңгы сишәмбесендә 16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Яр Чаллы шәһәре, Шишкин бульвары, 8 (30/24), 1нче подъезд, 31 офис адресы буенча алып барыла. Кабул итүгә 8 (8552)35-40-28; 8-909-312-6446 телефоннары буенча язылырга мөмкин.

Чәршәмбе, 26 февраль 2020, 12:07