Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында яшәүче Михаил Григорьевич Скоробогатов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Михаил Григорьевич ТАССРның Чаллы районы Бәтке авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. 1933 елда гаилә Архангельск өлкәсенә – Коношинск районының Жемчуга бистәсенә күчеп килә. Шунда ул җиде сыйныфны тәмамлый. Сугыш вакытында гаиләсе белән туган якларына кайта, анда Михаил Григорьевич авыл хуҗалыгы эшләрендә катнаша. Ә соңрак тимерчелектә эшли. 1946 елда Казанга күченә һәм «формовщик-литейщик» белгечлеге буенча һөнәри училищеда белем ала. Училищены тәмамлаганнан соң 144 нче заводта эшли.

1950-1954 елларда флотта хезмәт итә. Хезмәтен тәмамлаганнан соң туган авылына кайта һәм баржада шкипер булып эшли. 1956 елда Михаил Григорьевич өйләнә һәм яшь гаилә Архангельск өлкәсенә китә. Судо йөртүчеләр мәктәбен тәмамлаганнан соң корабльләрдә капитан булып эшли башлый. 1967 елда Яр Чаллыга килә, анда теплоходта капитан була, ә аннары аны РГС – шлюзга эшкә чакыралар. 

Ветеранны бүгенге көндә ике баласы, ике оныгы һәм өч оныкчыгы сөендерә. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов котлады.

Чәршәмбе, 26 февраль 2020, 16:38