Мы в социальных сетях

Әгәр градусник ватылса яки терекөмешле башка прибор, беренче чиратта, һава керү һәм бинадагы температура түбәнәйсен өчен тәрәзәләр ачарга кирәк. Кешеләрнең һәм йорт хайваннарының прибор ватылган бүлмәгә керүен чикләү зарур.

Аннан соң аны суда юешләнгән газета ярдәмендә резин перчатка һәм марлялы битлек киеп җыеп алырга кирәк. Иң вак шарларны лейкопластырь белән җыярга була. Җыелган терекөмешне сулы савытка урнаштырырга һәм тыгыз итеп капкачын ябарга. Су терекөмеш зыянлы парлар хасил итмәсен өчен кирәк. Савытны чүплеккә, унитазга ташларга һәм урамга агызырга ярамый. Терекөмеш төшкән урынны щетка яки пульверизатор ярдәмендә марганцовканың концентрацияләнгән эремәсе белән эшкәртергә һәм бер сәгатькә калдырырга, ә аннары сабын-содалы эретмә белән юарга (40 г кер сабынын һәм 50 г азык содасын 1 литр суда эретергә) кирәк. Тәүлек буе бүлмәгә кермәү яхшырак. Аннары идәнне чиста су белән юып алырга була.

Терекөмешне җыеп алганнан соң авызны марганцовкалы су белән чайкарга, 2-3 активланган күмер эчеп куярга кирәк – бу токсиннарның организмга йогынтысын киметәчәк.

Демеркуризация һәм терекөмешле калдыкларны утильләштерү белән бәйле чаралар үткәрү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтләренә (ЕДДС) мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.

Чәршәмбе, 26 февраль 2020, 14:49