Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераннары Чаллының «Нур» яшьләр үзәгендә укучылар белән очраштылар. Очрашу «У войны не женское лицо» республика социаль-гуманитар проектын тәкъдир итү кысаларында узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнашты.

Очрашуга блокадалы Ленинградта яшәгән хатын-кызлар, тыл хезмәтчәннәре, фашист концлагерьларының элеккеге тоткыннары килде.

Марианна Селиванова блокадалы Ленинградтагы тормыш хатирәләре белән уртаклашты.

"Мич йорт җиһазлары белән җылытылды, су һәм ут булмады. Урамда 40 градус салкынлык, ә күк йөзе бомбежкалардан кап-кара иде. Кешеләр бөтен гаиләләре белән үлделәр. Үлгән кешеләрнең барысын да подвалга яки подъезд янына төшерә бардылар. 125 грамм икмәк нормага әверелде, әмма аны икмәк дип атап булмый. Аның составында үлән, көрпә, җитештерү калдыклары иде, чөнки складлар яну сәбәпле он булмады", – дип искә алды ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, «У войны не женское лицо» проектының максаты – тарихи үткәнне саклау һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызлар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары турында кайгырту.

"Без сезгә үз тарихыгызны сөйләү авыр икәнлеген аңлыйбыз. Безнең буын сугыш ветераннары белән очраша, оныклар һәм оныкчыкларыбыз мондый мөмкинлеккә ия булмаячак. Шуңа күрә үз уй-кичерешләрегезне, хатирәләрегезне мөмкин кадәр күбрәк чагылдырып калдырырга кирәк. Тарихыбызны беркем дә кире кага алмасын өчен эшләргә кирәк моны. Безнең буын балалары үз иленең тарихын, сугыш шаһитләре авызыннан ишетергә тиеш. Тыл хезмәтчәннәре турында бик аз сөйләнелде, ә бит алар Җиңүне якынайту өчен бик күп эшләделәр, зур тырышлык куйдылар. Мәсәлән, Казан шәһәрендә 139 завод кына техника, кием-салым, азык-төлек белән тәэмин итү өчен эшләде", – диде Светлана Захарова.

Очрашу ахырында ветераннарга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел" юбилей медальләре тапшырылды.

Чәршәмбе, 26 февраль 2020, 15:36