Мы в социальных сетях

27 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә: юлларда көчле бозлавык, урыны белән томан көтелә, иртән һәм көндез бозлавык булачак. Киләсе тәүлектә чаллылыларны болытлы һава торышы көтә, төнлә аязучан болытлы һәм явым-төшемсез; иртән һәм көндез юеш кар һәм яңгыр яву ихтималы бар. Урыны белән томан, иртән һәм көндез бозлавык, көчле буран. 

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы -6..-9 градус, иртән -1..-4 градуска кадәр. Көндез һаваның максималь температурасы 0..+2 градус. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.

Чәршәмбе, 26 февраль 2020, 15:07