Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 5 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

«Эс Джи Эм» агентлыгы Россия Федерациясе шәһәрләренең тотрыклы үсеше рейтингының яңа нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Әлеге рейтинг Россиянең 100 меңнән артык халкы булган 185 шәһәре өчен төзелә. Рейтингта шәһәрләрнең позицияләре аларның икътисадый үсешен, инфраструктурасын, демографик хәлен, социаль өлкәне һәм экологик хәлне бәяләүче 42 күрсәткеч нигезендә билгеләнгән.

2018 ел өчен статистик мәгълүматлар нигезендә төзелгән җиденче рейтинг нәтиҗәләре буенча аның абсолют лидерлары бишлегенә Мәскәү, Төмән, Краснодар, Санкт-Петербург һәм Калининград кергән. Шулай ук ТОП-20 рейтингына Казан, Воронеж, Ростов-на-Дону, Көньяк-Сахалинск, Ставрополь һ. б. динамик үсештәге төбәк үзәкләре кертелде.

Яр Чаллы тотрыклы үсеш рейтингында Россиянең 185 шәһәре арасында 38 нче урынны һәм Идел буе федераль округы шәһәрләре арасында 8 нче урынны били. РФ шәһәрләренең тотрыклы үсеше рейтингы нәтиҗәләре турында тулырак мәгълүмат «Эс Джи Эм» агентлыгы сайтында урнаштырылган.

Чәршәмбе, 26 февраль 2020, 15:41