Мы в социальных сетях

 Автозавод районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Россиянең чик буе гаскәрләренең 102 еллыгына багышланган «Без бөтен дөньяда тынычлык яклы» дигән хәрби-патриотик җыр конкурсы узды. Ел саен «Орион» яшьләр үзәгендә үткәрелә торган фестивальдә 140 конкурсант - балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, район учреждениеләре һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, Автозавод районы территориясендә яшәүче ветераннар катнашты.

Музыка мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укытучылары составындагы профессиональ жюри җиңүчеләрне билгеләде. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасынннан вокал-соло номинациясендә: 1 нче дәрәҗә лауреатлар – Зәлинә Әбударова-17 нче «Урман әкияте» балалар бакчасы, 2 нче дәрәҗә лауреат – Ильвина Вәлиева, 82 нче "Көнбагыш" балалар бакчасы, 3 нче дәрәҗә – Арина Вострякова, 118 нче «Яблочко» балалар бакчасы. Вокал төркемнәре номинациясендә: 2 дәрәҗә лауреат – «Бравые дети» вокаль ансамбле, 12 нче «Гусельки» балалар бакчасы; мәктәп укучылары категориясендә: "вокал-соло" номинациясе -1 дәрәҗә лауреатлар – Амалия Вилданова, 7 нче балалар сәнгать мәктәбе, 2 нче дәрәҗә – Елизавета Семенова, «21 гасыр» эстрада вокалы студиясе, 19 нчы мәктәптән Диана Хәбибуллина, 3 нче дәрәҗә – Полина Панасенкова, «21 гасыр» эстрада вокалы студиясе, 19 нчы мәктәп, Алинә Мурадымова, 42 нче мәктәп; Алинә Солтанова «21 гасыр» эстрада вокалы студиясе, 19 нчы мәктәп.

Вокал төркемнәре номинациясендә: 1 дәрәҗә лауреатлар - "21 гасыр" эстрада вокалы студиясенең «Талисман» төркеме -19 нчы мәктәп; 2 нче дәрәҗә лауреатлар - «Лучики» ансамбле, 3 нче дәрәҗә - 42 нче мәктәп; – «21 гасыр» эстрада вокалы студиясенең «Хыял» төркеме, 19 нчы мәктәп. 

«21 гасыр» эстрада вокалы студиясенең «Свирель» төркеме, 19 нчы мәктәп - запастагы хәрби хезмәткәрләр, оешма (учреждение) хезмәткәрләре категориясендә, 1 нче дәрәҗә лауреат-Анастасия Федорченко; «Орион» яшьләр үзәгенең «Надежда» клубыннан Диләфрүз Шәмсуллина, 110 нчы «Курочка ряба» балалар бакчасы; 2 нче дәрәҗә – Гөлназ Мөдәрисова , 49 нчы «Гөлназ» балалар бакчасы, 3 нче дәрәҗә – Альберт Шәйхетдинов, ТРның чик буе хезмәте ветераннары һәм запастагы чик сакчылары региональ бүлекчәсе; вокал төркемнәре, 3 нче дәрәҗә лауреатлар: - Мария Миронова һәм Ландыш Әһлиева составындагы «Фестиваль» вокал төркеме, 96 нчы  «Умничка» балалар бакчасы һ.б.

Чәршәмбе, 26 февраль 2020, 16:26