Мы в социальных сетях

 15 марттан Чаллы маршрутларына Ульян җитештерүчесе-СИМАЗ автобусы чыгачак. Тест режимында урта сыйдырышлы автобус өч атна йөриячәк. Бүген Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илья Зуев шәһәр транспорты мөмкинлекләре белән танышты. Автобус барлык категория пассажирлар өчен дә ачык, монда пневмоподвеска бар, шулай ук коляскалар кую өчен мәйданчык каралган. Өстәмә уңайлылыклардан-кондиционер, пассажирлар агымын санау системасы, видеокүзәтү, мәгълүмати табло, сөйләм информаторы һәм USB-телефоннар зарядкасы өчен җайланма каралган.

Чәршәмбе, 26 февраль 2020, 18:35