Мы в социальных сетях

«Рус утарын торгызу» Милли Фонды тарафыннан РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән мәдәни мирасны саклау өлкәсендә иң борынгы премияне - «Мәдәни мирас» XV милли премиясен бирү конкурсы үткәрелә. Премиянең темасы - «Россиянең архитектура һәйкәлләре: саклау, популярлаштыру һәм торгызу». Премиягә дәгъва кылучылар арасында мирас объектларын саклау, популярлаштыру һәм торгызу өлкәсендә тормышка ашырылган проектларны һәм бу өлкәдә даими эшчәнлек нәтиҗәләрен тәкъдим итүче физик һәм юридик затлар: фән, мәдәният, мәгариф, туган якны өйрәнүчеләр, чиркәү һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шәхси һәм юридик затлар – мирас объектлары милекчеләре, реставраторлар, архитекторлар, археологлар, дизайнерлар, меценатлар, хәйриячеләр, волонтерлар, журналистлар, язучылар, рәссамнар, артистлар катнаша ала.

Гаризалар һәм кушымталар 10 мартка кадәр Фонд сайтында урнаштырылган форма буенча тутырылып электрон вариантта кабул ителә.

Якшәмбе, 1 март 2020, 08:29