Мы в социальных сетях

Чаллылылар пауэрлифтинг, штанга күтәрү, армлифтинг буенча Татарстан Чемпионатында чыгыш ясадылар. Яр Чаллы шәһәренең җыелма командасын "Планета Фитнес" спортчылары һәм инвалид спортчылар тәкъдим итте. Алар югары спорт нәтиҗәләрен күрсәтә алдылар. Беренче өч урынны Николай Бердников, Фәнис Нуретдинов алды. Беренче ике урынны Рөстәм Зиннәтуллин, Гөлназ Гыйльметдинова, Августа Беляева, Әнәс Сәгъдиев яулады. Шулай ук команда копилкасына Альберт Моор, Роман Пономарев, Таймураз Һадиков, Ришат Фазуллин да алтын медаль китерде. Ярыш нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы шәһәре командасы гомумкоманда 1 нче урынга ия булды.

Яр Чаллы шәһәре җыелма командасы ярышларында чыгыш ясауга әзерлек «Планета Фитнес» директоры Эдуард Жестков җитәкчелегендә алып барылды.

Пәнҗешәмбе, 27 февраль 2020, 09:27