Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең коммерцияле булмаган биш проекты 2020 елда президент грантлары фондының беренче конкурсында җиңүче булды. Әлеге проектларга ярдәм итү өчен МОНОГОРОДА.РФ Фонды ярдәме белән 2,5 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Татарстан Республикасында барлыгы 5 моношәһәрдән 14 коммерциячел булмаган проект җиңүче булды. 

"Моношәһәрләрдән җиңүчеләр саны арта бара. Безнең моношәһәрләрне яхшырак итә торган яңа проектлар барлыкка килә. Быел тарихи хәтерне саклау буенча проектларга аерым игътибар бирелде. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, мәсәлән, "Дан Аллеясын" төзекләндерәчәкләр һәм хәтернең электрон китабын булдырачаклар, ә Удмуртия Республикасының Сарапул шәһәрендә тематик автойөгереш узачак. Моношәһәрләрне үстерү фонды мондый чараларны оештыруда ярдәм итәчәк", - дип хәбәр итте РФ Икътисадый үсеш министры урынбасары, МОНОГОРОДА.РФ генераль директоры Ирина Макиева. 

Проектларның бер өлеше, узган елдагы кебек үк, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүгә һәм яклауга, гаиләгә һәм аналарга ярдәм итүгә, әйләнә-тирә мохитне саклауга, шулай ук фән һәм мәгарифкә ярдәм итүгә бәйле. Яр Чаллыда «Джигит» яшүсмерләр үсешенә ярдәм итү үзәге «Акыллы блогерлар мәктәбе» белем бирү проекты белән җиңү яулады. «Социаль инициатива» секторара партнерлыкны үстерү фонды "Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен техник уйлап табу һәм робот техник иҗат клубы "КИРТ" проектын гамәлгә ашыру өчен грант алачак. Кама сәнгать һәм дизайн институты мөмкинлекләре чикле балалар өчен анимация гаилә лабораториясен оештырырга планлаштыра. «Метро» платформасы "Камада әкиятләр" яңа туган якны өйрәнү Арт-резиденциясе" проекты белән җиңде.

Җиңүчеләр арасында Татарстанның башка моношәһәрләре – Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама һәм Чистай проектлары да бар иде.

Пәнҗешәмбе, 27 февраль 2020, 13:29