Мы в социальных сетях

Яр Чаллы мэриясендә җирдән файдалану һәм шәһәр төзелеше буенча җәмәгать тыңлаулары узды. Тыңлауларны шәһәр төзелеше үсеше хезмәте директоры Ленар Сәлмәнов рәислегендә җирдән файдалану һәм төзелеш буенча шәһәр комиссиясе үткәрде.

Комиссия Ремонтный тыкрыгы, Казан проспекты, Столбовая урамында һәм 30 микрорайонда урнашкан җир кишәрлекләре проектларына төзәтмәләр кертү мәсьәләләрен карады. Шулай ук Казан проспектында урнашкан юл сервисы объекты сыйфатында шартлы рәвештә рөхсәт ителгән җир участогын куллануга рөхсәт бирү мәсьәләсе дә яңгырады.

Җәмәгать тыңлаулары нәтиҗәләре буенча комиссия бәяләмә әзерләячәк, ул Яр Чаллы мэриясенең рәсми сайтында урнаштырылачак. Әлеге беркетмә карар кабул итү өчен Башкарма комитет җитәкчесенә җибәреләчәк.

Пәнҗешәмбе, 27 февраль 2020, 15:36