Мы в социальных сетях

57 нче гимназиядә «Әтиләр конференциясе» узды, анда укучыларның әтиләре катнашты. Ул армреслинг буенча ярышлардан башланды. Быел бу чара Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды, анда 3 нче сыйныф укучылары "Сугыш... Балалар..." дип исемләнгән сугыш спектаклен күрсәттеләр.

Әтиләр конференциясе «Ир-атлар һәм Хатын-кызлар» ток-шоу форматында узды. Алып баручылар  катнашучылар белән батырлык, Ватанга тугрылык темасына фикер алыштылар. Бу очрашуга Бөек Ватан сугышы ветераны Мифтах Нуртдинов чакырылган иде, аңа 94 яшь тулды. Ул сугыш елларындагы хатирәләре белән уртаклашты.

Кунаклар өчен хәрби-кыр кухнясы оештырылды, анда аларны тушенка һәм карабодай боткасы белән сыйладылар.

Конференциядә шулай ук Яр Чаллы шәһәренең әтиләр берлеге рәисе Эдуард Жестков чыгыш ясады һәм гимназиянең иң яхшы әтиләренә истәлекле бүләкләр тапшырды. 

Пәнҗешәмбе, 27 февраль 2020, 16:01