Мы в социальных сетях

И. Маннанов исемендәге  82 нче кадет мәктәбендә «Ватанның данлы уллары» дигән строй һәм җыр смотрының финалы булды. Анда җиде белем бирү оешмасыннан, Чаллының өч районнында җиңгән 14-16 яшьлек (8-9 сыйныфлар) укучылар катнашты. Алар –  1, 4, 5, 25 мәктәпләр, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат, 77, 29 нчы гимназия укучылары. Смотр строй финалистларының барысы да яхшы әзерлек, хәрби җырларының төрлелеген, күнегүләрнең төгәл башкарылуын һәм команда рухын күрсәттеләр. 3 урынны Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат командасы яулады; 2 урын – 4 нче мәктәп укучылары; 1 урын – 25 нче мәктәп.

Чыгышлардан соң район һәм финал җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Командаларга дипломнар һәм кубоклар тапшырылды. Барлык катнашучыларга да электрон дипломнар җибәреләчәк.

Җомга, 28 февраль 2020, 09:27