Мы в социальных сетях

Укучылар шәһәр Советы балалар иҗтимагый оешмасы "Кайнар йөрәк-2020" иҗтимагый-дәүләт инициативасы лауреаты булды. 

«Кайнар йөрәк» символы булып иҗтимагый оешма «Яңа ел хыялы» традицион хәйрия акциясен уздырган өчен билгеләп үтелде.«Кайнар йөрәк» бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт инициативасын 2013 елдан башлап социаль-мәдәни инициативалар фонды үткәрә.

Бу инициатива җәмгыятькә битараф булмаган мөнәсәбәт, кешеләргә риясыз ярдәм күрсәткән һәм авыр тормыш хәлләрен батырларча җиңеп чыккан балаларга, яшүсмерләргә һәм яшьләргә хөрмәт һәм рәхмәт белдерү мөмкинлеге бирә. Сүз кемнеңдер гомерен саклап калган героик гамәлләре турында гына түгел, ә яшьләр арасында социаль активлык күрсәтү турында да бара.

Яңа башлангычның әһәмиятлелеге турында аны Мәгариф һәм фән министрлыгы, Гражданнар оборонасы эшләре, Гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, РФ президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, шулай ук иҗтимагый фондлар һәм оешмалар хуплавы да сөйли.

Җомга, 28 февраль 2020, 10:51