Мы в социальных сетях

Яр Чаллының 11 нче олимпия резервы спорт мәктәбе базасында егетләр һәм кызлар арасында «Мәктәп волейбол лигасы» республика проектының муниципаль этабы тәмамланды. Турнирда барлыгы 25 егетләр командасы һәм 18 кызлар командасы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча финалга 5 егетләр һәм 4 кыз командасы чыкты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча егетләр арасында 1 мәктәп командасы җиңү яулады, икенче урынны 28 мәктәп командасы, өченче урынны 79 Лицей-интернат командасы алды. Кызлар арасында 34 мәктәп командасы җиңүче булды, 55 мәктәп командасы-икенче, 4 мәктәп командасы өченче урында. Барлык призерлар һәм җиңүчеләр дә дипломнар, медальләр, кубоклар һәм волейбол туплары белән бүләкләнде.

Март аенда 11 олимпия резервы спорт мәктәбе базасында «Мәктәп волейбол лигасы» республика проекты кысаларында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында волейбол буенча зона турниры (көнчыгыш зонасы) узачак. Анда шәһәр данын 1 нче мәктәпнең егетләр командасы һәм 34 нче мәктәпнең кызлар командасы яклаячак.

Җомга, 28 февраль 2020, 14:10