«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре белән Бөек Ватан сугышында катнашкан Вәгыйз Зарип улы Шакиров һәм Степан Аркадьевич Ступников бүләкләнде. Ветераннарга юбилей медальләрен Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев тапшырдылар.
Вәгыйз Зарип улы Татарстан Республикасы Әлки районының Югары Әлморза авылында туган. 1941 елда Совет Армиясе сафларына алына, анда хезмәт отрядына эләгә. Бераздан пешекчеләр курсын тәмамлый һәм 1946 елга кадәр пешекче булып хезмәт итә. Хәрби исеме: сержант. «Германияне Җиңгән өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Лаеклы ялга чыкканчы Юхмачы авыл советы секретаре булып эшли.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 28 февраль 2020, 14:42