Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

  41нче мәктәптә Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсенә 40 ел тулу уңаеннан әдәби кичә узды. Анда Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты. Чара Чаллы Язучылар оешмасының барлыкка килү тарихы турында фильмнан башланды.

"Башта сүз барлыкка килә. Сүз автомобиль заводы төзелеше чорында да була. Никадәр матур китаплар, шигырьләр чыгарылды. Төзүчеләр белән беррәттән, шәһәрне торгызу буенча Язучылар оешмасының өлеше бик зур. Минем күңел, талант, тормышны аерым аңлау таләп иткән олы хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Язучылар, шагыйрьләр, музыкантлар, мәдәният хезмәткәрләре тормышка үзенчә карыйлар. Бу караш тукталырга, дуслык, мәхәббәт һәм үзара аңлашу кебек кыйммәтләр турында уйланырга ярдәм итә. Чаллы Язучылар оешмасы бу иң яхшы кешелеклелек сыйфатларын саклап алып барды, халыкка җиткерде һәм кешеләрне тәрбияләде" ,- диде Наил Мәһдиев.

Бәйрәм кунакларын ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Факил Сафин да сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, 40 ел дәвамында Чаллы шагыйрьләре һәм язучылары меңләгән китап чыгарганнар: «Нинди генә жанр алмаганнар: проза, драматургия, публицистика, балалар әдәбияты, беренче трилогия романнары, зур әсәрләр, шигъри цикллар - болар барысы да Чаллы язучылары иҗатында  туа».

Факил Сафин күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, шәһәрнең һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе өчен «ТАССР төзелүгә 100 ел» тулуга багышланган истәлек билгесе белән бүләкләнде. 

Шагыйрь, публицист, Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе Николай Алешков та шундый ук истәлек билгесе белән билгеләп үтелде.

Бәйрәм программасын шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышлары бизәде.

Җомга, 28 февраль 2020, 16:36