Мы в социальных сетях

2020 елга президент грантларының икенче конкурсы башланды. Чаллының коммерцияле булмаган оешмалары 26 февральдән 31 мартка кадәр үз гаризаларын бирә ала. Президент грантлары Фонды гариза бирүчеләргә үз проектын 24 марттан да соңга калмыйча тапшырырга тәкъдим итә. Бу очракта конкурста катнашучыларның, гариза тутырганда һәм тапшырганда хаталары була икән, аны төзәтергә вакытлары калачак.

Гаризалар электрон рәвештә кабул ителә. Барлык конкурс документлары «Президент грантлары фонды» сайтының «Конкурслар» бүлегендә урнаштырылган. "Президент грантлары конкурсында җиңгәнче, гаризаны ничек дөресләп эшләп бетерергә?" тренингларалары алдагы конкурсларда җиңә алмаган оешма вәкилләре өчен исәпләнгән. Тренингларда катнашучылар социаль проектлау буенча төп мәгълүмат алачаклар, грант гаризаларында ешрак нинди хаталар ясалуын беләчәкләр һәм аларны мөстәкыйль рәвештә табарга өйрәнәчәкләр.

Фондның турыдан-туры чараларында катнаша алмаучыларга проектны сыйфатлы итеп әзерләргә "Социаль проектлау: идеядән президент грантына кадәр" онлайн-курсы ярдәм итәчәк.

Икенче конкурс нәтиҗәләре 15 июньгә кадәр билгеле булачак. Хупланган проектлар 2020 елның 1 июленнән старт ала алачак. Конкурс нәтиҗәләре буенча коммерцияле булмаган оешмалар арасында 3,5 млрд сумнан артык акча бүленәчәк.

Җомга, 28 февраль 2020, 16:09